Яшел Үзәндә атасы 8 айлык баласын кыйнаган
***
Фото: ясалма интеллект
Яңа ел алдыннан ук ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең «урак өсте» башлана – кыска вакыт эчендә меңнән артык чакыру теркәлә. Криминаль хроникада – пычак яралары һәм көнкүреш конфликтлары. Бер очракта иратка өйдәше пычак кадый, икенчесендә – билгесез затлар урамда һөҗүм итә. Гаилә ызгышлары да авыр тән җәрәхәтләре белән тәмамланган. Сәйдәшев урамында 41 яшьлек хатын-кыз 37 яшьлек ирнең күкрәгенә, муенына пычак белән күп санлы җәрәхәтләр ясый. Ә инде гыйнварның беренче көннәрендә чакырулар саны ике меңнән артып китә. Салкын корал куллану азрак булса да, якын кешеләр арасында кул күтәрү, кызганычка, һаман да очрый.
5 – 11 гыйнварда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 2449 чакыру килгән. Шуларның 1527се – шәһәрдән, 922се районнан булган. 848 кешене госпитализацияләгәннәр: 627се – шәһәрдән, 213е – районнан.
Гагарин урамында, өйдәше кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 69 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны медиклар травматологиягә китергән.
Комаров урамында, кайнар су түгелеп, тәненең 26 проценты пешкән 2 яшьлек бала янына чакыру алынган. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.
Королев урамында, әтисе кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 8 айлык бала янына чакыру булган. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.
Гайдар урамында карда яткан 59 яшьлек ир янына медиклар чакыртылган. Бу ирдә гипогликемия булганлыгы, тәне өшегәнлеге ачыкланган. Аны терапия бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев