Яшәеш

АШЫГЫЧ: Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы ял иткәндә вафат булган

Казанның 21нче поликлиникасы баш табибы, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы булган Рөстәм Гайфуллин вафат.

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар.  Аңа 6 сентябрьдә 57 яшь туласы булган. Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, Рөстәм Гайфуллин ял иткәндә вафат булган.

Чыганак:Ватаным Татарстан


Нет комментариев