Әниләр көне белән!
Әни – җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән.
Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне, Ана исемен горур йөртүче барлык хатын-кызларны, бөтен җир йөзен бизәгән Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Тормыш зирәклеге, фәрештә сабырлыгы, хатын-кыз бәхете, үзара мәхәббәт, өйләрегезнең нурлы булуын телибез! Бәйрәм белән!
Видео: Рәзилә Хәйретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев