Ана кеше яңа туган баласын буып үтергән
Яшәеш

Ана кеше яңа туган баласын буып үтергән

Татарстанда тугач ук баласын буып үтергән бер хатын-кыз суд хөкеме алдына басачак.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, сабыен үтерүдә гаепләнелүче быел 14 августта Баулыда өендә малай тапкан. Якыннары һәм туганнарының ирсез бала табуда гаепләвеннән куркып, шулай ук баласын карыйсы килмәгәнлектән, нарасыен тугач ук буып үтергән.

Җүнсез хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, вәхшилек кылуына үкенгән. Тикшерүчеләр дәлилләрне җитәрлек күләмдә туплаган. Шуңа күрә җинаять эше гаепләү бәяләмәсе белән судка карап тикшерүгә җибәрелгән.

Ватаным Татарстан


Нет комментариев