Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ана капиталын тотуның 5 юнәлеше бар

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада балалы гаиләләргә Социаль фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җиткерде.

Ул чыгышын иң саллы һәм кирәкле ярдәм чараларының берсе – балалы гаиләләргә ана капиталы бирү турында сөйләүдән башлады.

«Инде 17 ел дәвамында ана капиталы – «Демография» илкүләм проектының төп чарасы булып тора. Бүгенге көндә Татарстанда 400 меңнән артык гаилә ана капиталына сертификат алды», – диде Эдуард Вафин.
Ул, шулай ук, гаиләләргә сертификат алуны һәм ана капиталы акчаларын файдалануны мөмкин кадәр җиңеләйтү максатында программага күп еллар дәвамында үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2020 елда ук программа киңкырлы үсеш алды – ул 2030 елга кадәр озайтылды, капитал суммасы артты, беренче бала туган яки уллыкка алган гаиләләргә дә ана капиталына сертификат алу хокукы бирелде.

«Ана капиталына сертификат бирелә башлаган вакыттан алып, аның күләме өч тапкыр артып, 250 мең сумнан 833 024,74 сумга кадәр җитте. 2024 елда беренче балага аның күләме 630,4 мең сум тәшкил итә. Икенче бала туганда гаилә 202 643, 96 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала. Икенче яки аннан соңгы бала туганчы ана капиталына хокукы булмаган гаиләләр, икенче бала тугач, берьюлы 833 024, 74 сум акча ала», – дип билгеләп узды Эдуард Вафин.

Үз чыгышында ведомство башлыгы бу сумманы файдалануның 5 юнәлеше турында әйтеп үтте: торак шартларын яхшырту, ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр, инвалид балалар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу, булачак туп­ланма пенсия формалаштыру һәм, сертификат акчасын файдаланганнан соң, ана капиталының 10 мең сумнан артмаган калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү.

«Сертификаттан файдалануның иң популяр юнәлеше булып, элеккечә, торак шартларын яхшырту кала, аны Татарстанның 320 меңнән артык гаилә сайлап алган. 48 меңнән артыгы акчаны балаларны укытуга тоткан, 27 меңнән аз гына артыграк гаилә ана капиталыннан айлык түләүләр ала, 171 әни акчаны булачак пенсияләрен формалаштыруга җибәрергә карар кылган һәм 3 гаилә инвалид баланы интеграцияләүгә һәм адаптацияләүгә гариза биргән», – диде бүлек идарәчесе.

Моннан тыш, Социаль фонд аша 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәм йөкле хатын-кызлар түләүләр ала. Аның күләме, күчемле һәм күчемсез мөлкәтне, гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәрен комплекслы бәяләгәндә, гаиләнең мохтаҗлыгы критерийларыннан чыгып билгеләнә. Балаларга пособиенең максималь күләме – 12 741 сум, йөкле хатын-кызларга 14 317 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстанда 231 меңнән артык бала бердәм пособие ала, гомуми түләүләр күләме 22,7 млрд. сум тәшкил итә.

Ана капиталыннан һәм бердәм пособиедән тыш, Социаль фонд балалы гаиләләргә ярдәм итүнең башка чараларын да тормышка ашыра:

  • йөклелек һәм бала табу буенча пособие;
  • бала тугач та бер тапкыр бирелә торган түләү;
  • беренче бала тугач (уллыкка алганда) ай саен бирелә торган түләү;
  • 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие;
  • гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие;
  • инвалид балаларны тәрбия­ләүче гаиләләр өчен өстәмә ял көннәре һәм ай саен түләнә торган компенсация;
  • хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шулай ук, радиация йогынтысына дучар булган гаиләләргә ярдәм ча­­­­­­­­­­ра­­­ла­ры.

Әлеге чаралар белән фондның рәсми сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев