Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтәләр

Моннан 14 ел элек кебек үк, ана (гаилә) капиталына сертификат алучыларның акчасын торак шартларын яхшыртуына юнәлдерүе иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле ана капиталын файдаланырга карар кылган гаиләләрнең 88,2 проценты (258 мең гаилә) аны торак шартларын яхшыртуга юнәлткән, 2,4 проценты (5 мең гаилә) икенче балага айлык акчалата түләү рәсмиләштергән, 9,3 проценты балаларга белем бирүгә тоткан. Бары 71 кеше генә бу акчаны ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен арттыру өчен файдаланган. 2007 елдан Республикада ана капиталына 346 мең сертификат бирелгән.

Шуны билгеләргә кирәк, узган елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган гаиләләргә ана капиталына сертификат алу хокукы бирелде. Андыйлар быел гаилә бюджетларын 483 881 сумга тулыландыра алды. 2020 елдан башлап икенче балалары туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасына тагын 150 550 сум өстәлде һәм гомуми сумма 639 431 сум тәшкил итте.

Сертификат рәсмиләштерүне гадиләштерү максатында быелның апреленнән Россия Федерациясе Пенсия Фонды ана капиталына сертификатны гаиләләрдән гариза алмыйча гына бирә башлады. Апрельдән бүгенгә кадәр 47618 сертификат шундый режимда тапшырылды.

 

«Бала туганнан соң ук ана капиталына сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә аның акчасыннан Пенсия Фондына мөрәжәгать итеп тормыйча да файдалана башлый ала» – дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

 

Ана капиталыннан файдалану өчен гаризаны Пенсия Фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәктә, торак алу өчен кредит алынган банкта, шулай ук Пенсия Фондының территориаль органына мөрәжәгать итәргә мөмкин. Бу очракта мөрәжәгать итүченең рәсми теркәлү һәм яшәү урыны мөһим түгел.

Әлеге төр хезмәт күрсәтелә башлаганнан алып бүгенгәчә Пенсия фонды органнарына мөрәжәгать итмичә, кредит учреждениеләре аша торак шартларын яхшыртуга кредит алу өчен 5275 гариза тапшырылган.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталына бәйле барлык исәп-хисап акча күчерү юлы белән генә башкарыла, сертификатны акчалата алу закон нигезендә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев