Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ана капиталын файдалану мөмкинлеге арта

Татарстанның Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 августтан гаиләләрнең ана капиталы белән эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шәхси хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турындагы гаризаларын карый башлады.

Ата-аналар хәзер балаларны шәхси укытучыларда укыткан һәм шәхси эшмәкәр буларак агентлыклар һәм нянялар күрсәтә торган хезмәтләргә түләү өчен ана капиталын файдалана ала. Моңа кадәр санап үтелгән хезмәтләр юридик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән очракта гына түләргә мөмкин иде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ана капиталын физик затларның хезмәт күрсәтүләренә ике шарт үтәлгәндә кулланырга мөмкин
Беренчесе – килешү төзегән кешенең шәхси эшмәкәр статусы булу. Мондый очракта үзмәшгульлек сыйфатында теркәлү генә җитми. Шуңа күрә капитал акчасын һөнәри керемгә салым түләүче яки гомумән беркайда да теркәлмәгән шәхси репетитор хезмәтенә түләүгә тотарга ярамый.
Икенче шарт – эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булу. Ул баланы шәхси мәктәптә укыту яки балалар бакчасында тәрбияләүгә генә түгел, бала укытучы белән индивидуаль шөгыльләнгән яисә бала карауга няня яллаган очрак ларга да кагыла.
Эшмәкәрләрнең хезмәт күрсәтүләре өчен ана капиталын файдалану укыган өчен стандарт буенча түләү тәртибеннән берни белән дә аерылмый диярлек. Ата-аналарга Пенсия фондына бары ике документ тапшырырга кирәк. Хезмәт күрсәткән өчен шәхси эшмәкәр белән бәяне күрсәтеп төзелгән килешү һәм капитал акчасын шул максатка файдалануны сорап язылган гариза. Документлар Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә һәм ана капиталы буенча хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яки Пенсия фонды сайты аша да җибәрергә мөмкин. Әмма сертификат хуҗасына шуннан соң Пенсия фондына килешүнең оригиналын тапшырырга кирәк булачак, чөнки, мәктәпләр һәм уку йортларыннан аермалы буларак, шәхси эшмәкәр белән Пенсия фонды арасында мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында төзелгән килешү юк. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләренә килешү төзүченең эшмәкәр буларак теркәлгәнен һәм мәгариф эшчәлегенә лицензиясе булу-булмавын ведомство ара хезмәттәшлек буенча тикшерергә кирәк булачак.
«Шәхси балалар бакчасы, няня хезмәтләре яки мәктәпкәчә программалар буенча укытуга капитал акчасы белән түләү килешүен ата-аналар бала туганнан соң ук төзеп куя ала. Төп һәм өстәмә белем бирү программалары буенча килешү балага өч яшь тулгач кына төзелә. Һәр ике очракта да акчаны гаиләдәге теләсә кайсы балага кулланырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталын балаларны укытуга юнәлдерү аны торак шартларын яхшыртуга файдаланудан соң икенче урында тора. Барлык вакыт эчендә Татарстанда 36 мең гаилә ана капиталын мәгариф өчен түләүгә җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев