А.М.Горький исемендәге заводта Европадагы иң зур титан кою миче урнаштырылган
Яшәеш

А.М.Горький исемендәге заводта Европадагы иң зур титан кою миче урнаштырылган

РФ Президент грантлары фонды җиңүчесе булып, әлеге грантны кулланып, «Паратск» студиясе А.М.Горький исемендәге заводта «Яшел Үзән - кораблар шәһәре» проекты өстендә эшләвен дәвам итә.

Әлеге проект кысаларында заводта ихтыяҗ булган эшче һәм инженер һөнәрләре турында 8 видеофильм чыгару планлаштырыла. Бу фильмнар безнең шәһәр һәм район укучыларын профориентацияләүгә юнәлдерелгән. Программаларны алып баручылар да Яшел Үзән мәктәпләре укучылары.

Суднолар төзелеше сәнәгатенең мөһим өлешләренең берсе - кою производствосы. А.М.Горький исемендәге заводта Европадагы иң зур титан кою миче урнаштырылган. Ул уникаль металлургия продукциясен: титаннан иң эре җайланмаларны җитештерә.


Нет комментариев