Алсу Фазлыева: «Оятка калдым бит!»
***
«Медосмотр узарга поликлиникага бардык да, балам турындагы сорауларга «покушал», «поспал» дип сөйләп утырам Мин аны әле дә малай дип уйлыйм бит! Ә табиблар нинди надан ана, урысча да дөрес итеп сөйләшми, дип уйлаганнардыр.
Моңарчы мин гел ир-атлар белән генә яшәдем. Ирем, ике улым... энекәшем дә бездә яшәде. Хатын-кызлардан өйдә мин генә идем. Шуңа кайчак әле дә Зифаны "улым" дип йөртәм.
Аллага шөкер, улларым сеңелләре өчен үлә язып торалар. "Рәхмәт, әни, Зифа өчен", - дип көн саен кабатлыйлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев