«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көне белән ихлас котлаулар
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле ветераннар!
Фото: редакция архивыннан
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы үзендә бердәмлек һәм гражданлык җаваплылыгы идеяләрен йөртә. Барыбыз да – төрле милләт һәм төрле карашлы Россия гражданнары – уртак тарихы һәм уртак киләчәге булган бер халык. Без күп территорияләрдән һәм мәдәниятләрдән торган уникаль мираслы илдә яшибез, һәм барыбызны да бер-беребез белән тату яшәргә, кеше хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә омтылу берләштерә.
Татарстан Республикасы куәтле сәнәгать инновацион төбәк буларак динамикалы үсеп, тулы канлы тормыш белән яши. Татарстанлылар, шул исәптән яшел үзәнлеләр тарафыннан да, гражданлык теләктәшлеге һәм толерантлык атмосферасын ныгыту, гасырлар буе безнең дус җирдә яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт күрсәтү өлкәсендә шактый тәҗрибә тупланган. Без барыбыз да Ватаныбызны ирекле һәм көчле дәүләт итеп күрергә омтылабыз. Бары тик бергәләп кенә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга, тотрыклылыкны, иҗтимагый һәм милләтара татулыкны тәэмин итәргә, куелган максатларга ирешергә, тормышны яхшы якка үзгәртергә мөмкин!
Кадерле дуслар! Бөек илебез һәм республикабыз өчен горурлык хисе безне һәрвакыт берләштерсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, оптимизм, тормыш ныклыгы, тынычлык һәм игелек телибез!
Ренат Мистахов, «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖнең генераль директоры
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев