Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әйшә гимназиясендә «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» дигән шигырь уку бәйгесе узды

Яшел Үзән районының Әйшә авылы гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» дип исемләнгән регионара шигырь уку бәйгесе үткәрелде.

Бу чара бөек татар шагыйренең иҗатына ихтирам һәм мәхәббәт күрсәтүнең матур бер үрнәге булды.

Әлеге бәйге кысаларында төрле яшьтәге мәктәп укучылары күңелләрдәге иң нечкә хисләрне шигъри юлларга салып, Габдулла Тукайның үлемсез әсәрләрен оста итеп башкарды. Аларның чыгышларында шагыйрьнең мәңгелек шигырьләре яңадан терелеп, залда утыручы һәркемнең күңеленә үтеп керде.

Жюри составында ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе вәкилләре, ветеран-педагоглар, Г.Камал исемендәге театр артистлары, шулай ук танылган язучылар һәм шагыйрьләр бар иде.

Әлеге чара турында тулырак киләсе газета санында Рәзилә Хәйретдинова язмасында укый аласыз.

Әлегә бәйрәмнән матур ФОТОмизгелләр тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев