Агымдагы язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар басмаларына ихтыяҗ артты
13 декабрьгә кадәр “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналларына һәм “Көмеш кыңгырау” газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.
Язылу кампаниясе барышында 2021 елның беренче яртыеллыгына балалар өчен татар газеталарына һәм журналларына сорау арткан. «Татмедиа» АҖенең «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы кебек басмалары зур ихтыяҗга ия. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына мәгълүматны республиканың почта бүлекчәләрендә расладылар.
Подписка чорында, шулай ук, "Татмедиа" АҖ tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн-язылулар саны арткан.
Татарстанның балалар басмалары төрле яшьтәге балалар өчен каралган. “Салават күпере” журналы +0, “Сабантуй” журналы һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы - +6 категорияләренә керә, яшүсмерләр өчен - “Ялкын” журналы. Бу басмаларның тиражлары үсә.
Газета һәм журналларның баш мөхәррирләре аңлатканча, басмалар мультимедиа форматына йөз тота, ягъни һәр номерда, кәгазьдәге мәгълүматтан тыш, QR-кодлар бар. Укучылар алар буенча видеороликларга һәм уеннарга күчә, татар мультфильмнарын һәм әкиятләрен карый, иҗади остаханәләрдә катнаша ала. Мәсәлән, "Салават күпере" журналы һәр язылучыга рәсем буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеген бирә.
13 декабрьгә кадәр әлеге басмаларның язылу бәяләренә 13 процентка кадәр ташлама гамәлдә.
Балалар басмаларын Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләре дә алдыра ала. "Татмедиа" АҖ басмаларына podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев