Ныклы гаилә – һәр кеше өчен әһәмиятле төшенчә.
Яклау һәм кайгырту, ярдәм һәм хөрмәт, мәхәббәт һәм үзара аңлашу – гаиләдәге ныклы мөнәсәбәтләрнең нигезе. Балаларда иминлек, үзеңә һәм иртәгесе көнгә ышаныч хисе тәрбияләүдә ата һәм аналарның роле аеруча зур. Әти – гаилә башлыгы гына түгел, ярдәм итәргә һәм якларга әзер булган кеше дә. Ә әни – өйдәге җылылыкны, рәхәтлекне, тынычлыкны тудыручы һәм саклаучы фәрештә.
Әтиләр һәм Әниләр көне уңаеннан, Олы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбендә гаилә кыйммәтләренә багышланган дәрес үткәргәннәр.
Нет комментариев