Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Җәббаров Татарстан фермерларын ягулык запасы җыярга чакырды

Республиканың АПК предприятиеләрендә ким дигәндә ун көнлек ягулык запасы булырга тиеш. Бу хакта премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров илдәге хәлгә сылтама ясап белдерде.

– Барлык хуҗалыкларга да ким дигәндә ун көнлек, хәтта ике атналык ягулык запасын тотуны тәкъдим итәбез. Әлбәттә, без «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре белән бик уңайлы эшләүгә ияләшкән: хуҗалыклар ягулыкны «тәгәрмәчләрдән» ала, зур запаслар тотмый. Ләкин запас һәрвакыт булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Җәббаров.

Татарстанга быел 140 мең тонна ягулык бирү планлаштырыла, шуның 33-34 мең тоннасы кулланылган инде. Шуңа бәйле рәвештә премьер-министр урынбасары «Татнефть» һәм «ТАИФ»ка рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул күп күләмдәге ягулык тиздән әзерлек һәм урып-җыю эшләренә сарыф ителәчәген өстәде. 

Моннан алда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов та Түбән Камага эш сәфәре барышында, ясалма ажиотажны булдырмау һәм тотрыклы хәлне тәэмин итү өчен республикада техник эшләр алып барылуын, шуңа күрә аерым ягулык салу станцияләрендә вакытлыча лимитлар кертелүен билгеләп үткән иде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев