47 яшьлек яшел үзәнленең зур суммадагы акчасын урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 56 җинаять теркәлгән.
Шуларның 40гы – шәһәрдә, 16сы районда булган. 29 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 1 көчләү, 26 урлау, 19 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 5 очрак теркәлгән.
И.Заикин урамындагы кибеттән 5999 сумлык товар урланган. Моның буенча 34 яшьлек яшел үзәнле тотылган.
Васильевода яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, билгесез зат аның кәрәзле элемтә номерын блокировкалау белән алдап, 123387 сум акчасын урлаган.
73 яшьлек яшел үзәнле, билгесез затның «Мегафон» элемтәсе кушымтасын яңартып бирү тәкъдименә ышанып, 180 мең сум акчасыннан колак каккан.
Билгесез зат, 47 яшьлек яшел үзәнленең, биржадан акчасын чыгарып бирү белән алдап, 554 меңен урлаган.
Наркоконтроль хезмәткәрләре «Күзәтү» операциясе барышында, Засорин урамында 24 яшьлек ирне наркотик матдә белән тоткарлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев