2025 елда республикада 15 меңнән артык яшь кеше эш белән тәэмин ителгән
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе уңышлы гамәлгә ашырыла.
Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2025 елда республикада 15 меңнән артык яшь белгеч үз эш урынын тапкан. Төбәкнең эре предприятиеләрендә яшь кадрларны җәлеп итү буенча яңа рекордлар куелган. Мәсәлән, «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентлар отрядлары составында бер үк вакытта 1941 студент-төзүче һәм 954 укучы эшләгән. «КАМАЗ», «Алабуга Строй» һәм башка эре компанияләр студентлар белән хезмәттәшлек итә.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров яшьләрнең федераль грантларда актив катнашуын билгеләп үтте. «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр 1 млн сумга кадәр акча алып, үз проектларын тормышка ашыра ала.
Алда тагын да кызыклы вакыйгалар көтелә: «ИВолга» форумында катнашучылар үз проектларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең финал гала-концерты апрельдә Казанда узачак. 2026 елда Татарстан волонтерлары KazanForum халыкара форумында һәм Екатеринбургта узачак Халыкара яшьләр фестивалендә катнашачак. Моннан тыш, төзекләндерү объектларына тавыш бирүдә ярдәм итү өчен волонтерлар җыю башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев