2024-2025 уку елына мәктәп каникул даталары расланды
Россия Мәгариф министрлыгы Хезмәт министрлыгы тарафыннан төзелгән 2025 елга җитештерү календарен исәпкә алып, 2024-2025 уку елына мәктәп каникул даталарын раслады.
Уку елы соңрак башланачак, һәм укучыларны озынрак каникуллар көтә, дип хәбәр итә PNZ.
Каникуллар графигы:
Көзге каникул сигез көн дәвам итәчәк: 2024 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр.
Укучылар укуга 5 ноябрьдә, сишәмбе көнне киләчәк.
Кышкы каникул аеруча дәвамлы булачак: 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр.
Укучылар мәктәпкә 2025 елның 13 гыйнварында барачак.
Язгы каникул сигез көн дәвам итәчәк: 2025 елның 24 мартыннан 31 мартына кадәр.
Дүртенче чирек 1 апрельдә, дүшәмбе көнне башлана.
Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул 2025 елның 17-24 февралендә узачак.
Яңа уку елында мәктәпләрдә дәресләр традицион 1 сентябрь урынына 2 сентябрьдә башлана.
Бу карар Мәгариф министрлыгы тарафыннан, ел календарен исәпкә алып, кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев