Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«20 еллык тарихны ябып...»: Венера Аитова «ТНВ»дан китә

Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова «ТНВ»дан китә. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«2004 елдан башланган 20 еллык тарихны ябып, өр-яңа биттән башлыйм.

Хыялый студент кыздан җитди журналистка үсү, дистәләгән проектлар, нольдән башлап, иң популярга әверелгән тапшырулар, туры эфирда янып-көеп, татарның асыл ул-кызлары белән бихисап четрекле темаларны күтәрү, шәп команда, тугандай якын хезмәттәшләрем өчен рәхмәт, «ТНВ»! Хәерле сәгатьтә!» – дип яза ул.

Алып баручы урнаштырган посттан күренгәнчә, ул эштән үз теләге белән китү турында гариза язган.

Интертат

Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев