Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

15 – 21 июль – баш мие сәламәтлеген саклау атнасы

Ел саен дөньяда - 15 миллион, Россиядә 400 мең инсульт теркәлә.

Баш мие сәламәтлеген саклау өчен физик һәм акыл активлыгын югары дәрәҗәдә тоту, кан басымын күзәтү һәм вакытында диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узу мөһим. 

Баш миенең эшчәнлеге бозылулары бик күптөрле булырга мөмкин: нерв-мускул авырулары, эпилепсия, таркау склероз, Паркинсон авыруы, деменцияләрнең төрле-төрләре, баш миенең хроник ишемиясе һәм инсульт.

Бөтендөнья инсульт оешмасы мәгълүматлары буенча, ел саен дөньяда 15 миллионнан артык инсульт очрагы теркәлә. Ә Россиядә ел саен 400 меңнән артык кеше баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуына дучар була.

Шулай ук COVID-19 белән авыручыларда постковид синдромы үсеше актуаль проблема булды, аның вакытында когнитив функцияләр зыян күрә, йокы бозыла, баш авыртулары һәм астения барлыкка килә. Постковид синдромның ихтималлыгы яшь барган саен арта, һәм еш кына инде булган проблемаларны көчәйтә. Әлеге синдром симптомнары ачыкланганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Әгәр кеше инсульт кичергән икән, аның кан тамырлары авыруларын кисәтүгә юнәлтелгән терапия алуы мөһим. Уртача когнитив тайпылышлар булганда кан басымы, холестерин, глюкоза дәрәҗәсен, шулай ук йөрәк ритмын күзәтергә кирәк.  

 

Валерия Феоктистова, 

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе буенча табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев