Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат балалар йортында спорт ориентлашуы буенча ярыш оештырганнар

Балалар йорты гүзәл кызлары һәм кыю егетләре спорт ориентлашуы белән актив шөгыльләнә. Бу компас һәм карта ярдәмендә урыннарда урнашкан контроль пунктларны эзләүдән гыйбарәт спорт төре.

Спорт ориентлашуы чыдамлылык белән тизлек кенә түгел, фикерли белүне һәм урында ориентлашуны да таләп итә. Әлеге спорт төренә мәхәббәтне безнең тәрбияләнүчеләрдә 10 ел дәвамында аның белән шөгыльләнүче тренер Яковлев Алексей Владимирович уята.

Бүген дә балалар спорт бәйрәмендә рәхәтләнеп үзләренең көчләрен сынады.

Катнашучыларга спорт лабиринты һәм балалар йорты территориясендә билгеләнгән юнәлештә дистанция узу тәкъдим ителде. Лабиринт катнашучыларга спорт ориентлашуының нигезен – карта буенча ориентирны (лабиринтның план-схемасы) үзләштерергә ярдәм итте. Ә территория буйлап алдан билгеләнгән дистанциядә яшүсмерләр, картада бирелгән мәгълүматка таянып, контроль пунктларны эзләде.

Финишта барысын да истәлекле бүләкләр, тәм-томнар, шулай ук төрле номинацияләр буенча дипломнар көтте. Балалар җиңүгә лаек булулары белән бик бәхетле иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев