Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 951 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 576сы – шәһәрдән, 375е районнан булган.

350 кешене госпитализацияләгәннәр: 264е – шәһәрдән, 86сы – районнан.

Медикларны Ленин урамына билгесез сыеклык эчеп агуланган 51 яшьлек ир янына чакыртканнар. Агуланган ир терапия бүлегенә китерелгән.

  • Комсомольская урамында икенче кат балконыннан егылып төшеп баш мие селкенгән 51 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә алып килгәннәр.
  • К.Маркс урамында кулбашына пычак кадалган 49 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене хирургия бүлегенә китергәннәр.
  • Стадионная урамында кул бармакларын эт тешләгән 26 һәм 29 яшьлек исерек ирләргә ярдәм күрсәтелгән. Зыян күрүчеләр травматологиягә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев