Зур Ключидә ирекле янгын күзәтчелеге бинасы ачылды
Тантаналы чарада Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзәннең 8нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин, чакырылган кунаклар катнашты.
Яңа ирекле янгын күзәтчелеге бинасы муниципаль программа кысаларында төзелгән һәм 2 янгын сүндерү машинасына исәпләнгән.
Биредә ике волонтер – Илфат Ибраһимов һәм Рәдиф Шакиров исәпләнә. Аларның берсе җирле башкарма комитетта эшли, икенчесе ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе. Төп мәшгульлектән тыш, ир-атлар янгын куркынычсызлыгы сагында торачак. Аларга ярдәмгә тагын 20ләп авылдашлары килә, ут белән көрәшүчеләрнең дус командасының бер өлеше булырга теләк белдергәннәр.
– Ирекле янгын күзәтчелеге бинасын муниципаль программа кысаларында төзедек, район территориясендә елына икешәр шундый объект ачарга исәплибез. Шул исәптән Идел аръягы зонасында да, – диде Михаил Афанасьев.
Зур Ключидә соңгы елда ирекле янгын сүндерүчеләр 25 тапкыр сигнал буенча ярдәмгә чыга, 18 тапкыр янгын сүндерүдә катнаша, 7 тапкыр янгын сүндерү бүлекчәләренең төп көчләре килгәнче мөстәкыйль рәвештә юк итә.
Хәзер команда Зеленодольск янгын-коткару гарнизоны көчләре һәм чаралары исемлегенә керә, шул ук вакытта Зур Ключи авыл җирлеге территориясендә генә түгел, ә 8 меңләп кеше яшәгән якындагы авылларга ярдәмгә чыгарга әзер. Шулай да, бәла-казалар, янгыннар булмасын иде, дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев