Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде

Март ае – яз башы, бик матур ай.

Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
🌷Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
 

- Бүген мәдәният йортыбызда "Кил, Нәүрүз" дип исемләнгән бәйрәм булды. Килгән нәни дусларыбыз белән төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтык. Нәүрүз мөбәрәк булсын,- дип сөйли Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев