Хатирәләрне яңарттыгыз
Исәнмесез, «Яшел Үзән»леләр. Мин сезнең газетаны бер ел калдырмыйча укып барам.
Бер санда чыккан мәкаләдә Норлат авылында яшәгән Суфия апа һәм Барый абый турында язылган иде. Шуның белән яшьлек хатирәләрен яңарттыгыз әле.
Без Карашәмнән 1963-1965 елларда Норлатка 9нчы класска укырга бардык. Кыш көне интернатта торабыз. Ә яз җиткәч, кайтасы килә, авылга юл ерак, 10 чакрым тирәсе. Тик бу гына безне куркытмый иде. Подстанциягә кадәр җәяү барып, машина көтәбез. Суфия апа безне әллә көтеп утыра, әллә шулай туры килә, без аны күрүгә үк аяк киемнәрен салып, кулга тотабыз да, йөгерәбез. Тотып алса, чәчтән йолкый, ул чакта чәчләребез дә озын. Аннан котылгач, машина килгәнче бераз ял итеп алабыз.
Мин мәктәпне бетергәч, авылда сыер саварга калдым, кияүгә чыктым. Барый абый безнең авылга да килгәләде. Аның гармун тавышын әллә кайдан танырга була иде. Өстенә кигән киемнәрен ничекләр генә күтәреп йөргәндер? Гармуны белән ризыклар салынган янчыгы да бар бит әле. Ул вакытта әби-бабайлар, Аллаһ Тәгалә яңгырны алар хөрмәтенә бирә, дип әйтәләр иде. Сезнең газетаны укымаган булсак, бу хатирәләр искә төшмәс тә иде. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын дип кенә теләргә кала.

Зиратка юллы булдык
Карашәмдә авыл уртасындагы зиратта урын булмау сәбәпле, яңасы ачылган иде. Авылдан шактый ерак, бик матур урында, тик юлы юк.
Авылыбыз имамы Илшат хәзрәт Фатыйхов авылдашлар белән киңәшләшеп, юл салу эшен башлап җибәрде. Мәчеттәге сәдака акчасы гына бик аз, шуңа да авылдан һәрбер кеше хәленнән килгәнчә акча бирде. Бу изге эшкә читтә яшәүче якташлар да теләп кушылды. Норлаттан эшмәкәр Фәрит Гыйсмәтуллин вак таш ташып, су юлына торбалар салуда ярдәм итте. Юл салуда зур булышлык күрсәткән Тәлгать Шәйхуллинга һәм исемнәрен атарга теләмәгән авылдашларга зур рәхмәт. Шул ук халык ярдәме белән мәчетебез эшләп килә. Илшат хәзрәт тирә- юнен чистартып тора. Әле менә өмә оештырып, зират тирәсендә сетка тоттылар. Олы яшьтәгеләр дә үзләреннән өлеш кертте. Шулай, мәңгелек йортны карап тору – зур савап. Теләгем шул: мәчеттә азан тавышы тынмасын! Зур эшләрдә катнашкан авылдашларга рәхмәт. Гел шулай бердәм булып яшик.
Мәдинә Низамиева.
Карашәм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев