Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хат ташучы белән бәйле хатирәләр

Бүгенге көндә барыбызның тормышында аралашу чарасы булып интернет, компьютер, кәрәзле телефон тора. Шулай булса да гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмыйбыз әле. Почта хезмәте безгә бик кирәк, аның аша газета-журнал, хат, посылка, телеграмма ала яки җибәрә, коммуналь хезмәт түләүләрен башкара алабыз. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысын да диярлек алар башкара.

Автор фотосы

Безнең авылыбызның почта хезмәткәрләре җаваплылыгы, һөнәри осталыгы, намуслы хезмәтләре белән аерылып тора. Алар уңышлы һәм сыйфатлы эшләре өчен ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.

Хат ташучы булып теләсә кем эшли алмый. Беренче чиратта, бу һөнәргә күңел белән тартылырга кирәк.

Борылыштан Зәйнәп апа күренүгә: «Пучта килә, пучта килә», – дип, каршысына йөгерәбез. Үзе сабыр, үзе тыйнак Зәйнәп апа сумкасын җиргә куеп, безгә тоттырган хат-конвертларны, газета-журналларны алабыз да, йөгерә-йөгерә почта тартмасына илтеп салабыз. Әле анда сыймаса, өйләренә үк кертеп бирә идек. Безгә, бала-чагага бу шөгыль бик кызык булгандыр инде. Зәйнәп апа безгә, булышкан өчен, бушка открыткалар бирә. Бәлки менә шул открыткаларны алыр өчен дә чапканбыздыр аның каршысына.

Һава торышының нинди булуына карамастан, үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкаручы Зәйнәп апаның җылы куллары авыл халкына хатлар, басма хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тараткандыр.

Бер дә җиңел булмагандыр ул елларда хат ташучы булып эшләүләре. Хәзерге кебек аның таш җәелгән урамнары, чирәм баскан тыкрыклары да юк иде бит. Аякларында резин итек, иңнәрендә авыр сумка. Менә шул йөк белән ярты авылны әйләнергә кирәк. Әле язын-көзен урамнарны ерып чыкмаслык сазлык, пычрак. Урамның бер ягыннан икенче ягына трактор ярып киткән канау юл аша чыгарлык та булмый, аяктагы резин итек төшеп кала иде. Эшләгәннәр, зарланмаганнар. Әлеге язганнарым мәрхүмә Зәйнәп апаның рухына дога булып ирешсен иде.

Зәйнәп апа лаеклы ялга киткәч, аның урынына Тәнзилә апа Шакирова кереп калды. Ул да шулай ук сабыр, киң күңелле, мәрхәмәтле иде. «Әллә хат таратучы апалар барысы да шундый гади була микән», – дип уйлый идем мин.

Зәйнәп апа исән чагында аның янына барып рәхәтләнеп сөйлә шеп утырырга насыйп булды миңа. Әниемне яратып, мактап сөйләгәннәре күңелемә май булып ятты.

«Элек күп балалы гаиләләргә, бала саен әз булса да акча түлиләр иде (пособие). Менә шул акчаларны җыеп, әниең бер кочак газета-журналлар: «Казан утлары», «Азат хатын», «Чаян», «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан», «Идел ягы», «Ялкын», «Пионер», «Яшь ленинчы», «Мурзилка» һәм башкаларны алдырта, шулар өстенә китапханәдән дә төрле китаплар алып кайтып укый иде», – дип, искә алган иде.

Рәзинә Сәйфетдинова. Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев