Халыклар бердәмлеге көнендә Норлат волонтерлар штабында эш кайнап торды
Ял көне булуга карамастан, Норлат мәдәният йорты хезмәткәрләре игелекле эшкә – фронтка ярдәм итүгә үз өлешләрен кертергә килде.
- Дус, бердәм команда 16 маскировка челтәре ясады. Чын күңелдән тиз, сыйфатлы эшләдек. Ә безнең ветеран волонтерлар плащлар, носилка, пятиточечниклар текте, 6 А сыйныфының яшь волонтерлары өлкәннәргә рәхәтләнеп ярдәм итте. Норлат мәдәният йортының искиткеч коллективына, ветеран волонтерларга, мәктәпнең 6 А сыйныф укучыларына фронтка ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, – дип җиткерә Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев