Урысбага авылында зур өмә оештырылды, Җиңү паркына чәчәкләр утыртылды.
Уртак тырышлык белән
Чәчәкләрне утыртыр өчен, йөрәгеңнең җылысын биреп, башта үсентеләрен үстерергә кирәк бит һәм ул эштә Гөлнара Сибгатуллина тырышлыгын күрсәтте. Өендә дә нинди генә төр чәчәкләр үсми ул тырыш ханымның. Сокланырлык!
– Бу өмәдә катнашкан барлык кешеләргә олуг рәхмәтемне җиткерәм. ФАП хезмәткәрләре дә, мәктәп, мәдәният йорты, китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр дә читтә калмады! Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайларыбызга мәңгелек дан! Рухлары шат булсын иде. Җиңү паркы чәчәккә күмелсен, – дип шәрехли Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Афәрин, якташлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев