Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ул башкача яши белми

Яңа ел да җитте, тагын бер елга олыгайдык. Картлык – шатлык түгел, диләр.

Тик без картлыкка борчылмыйбыз, безне кадерләп, ихтирам итеп торучы кешебез бар.

 
⚡⚡Ул безнең хуҗабыз – «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры Илшат Ганиев. Элеккеге җитәкчебез даими тәрбияләп тора дисәң дә артык булмас. Атна саен помидор, кыяр, салат яфраклары белән тәэмин итеп тора. Ә өлкәннәр көненә ике ел рәттән бишәр мең сум акча бирде. Әле ул гына булмаган икән, яңа ел белән котлап, тагын шул ук суммада акча белән сөендерде. Бу дөньяда булмаган хәл! Мондый хөрмәтне әти-әни балаларыннан да күрми әле. Ул комбинат ветераннарына гына түгел, мәчетләргә, мәктәпләргә дә булышлык күрсәтә. Ярдәме тимәгән җир юк.

 
🙏🙏Хөрмәтле Илшат Газимович! Сезне Аллаһ Тәгалә шундый мәрхәмәтле, иманлы итеп яраткан. Һәм сез башкача яши дә белмисездер, мөгаен. Ә без сезгә сәламәтлек, тынычлык, озын бәрәкәтле тормыш телибез. Узган гомер бәйрәмегез белән дә котлыйбыз. Күңелегез һәрвакыт тыныч булсын, эшегез гөрләп барсын, балалар борчуы күрмичә, тигезлектә яшәгез. Игелекле гамәлләрегез Аллаһ каршында кабул булсын. Безне зурлаганыгыз өчен яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. 

 

Сезне хөрмәт итеп, пенсионерларыгыз исеменнән,
Наҗия Ильязова.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев