Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Сөмәя әбигә - 100 яшь!

1926 елны Яшел Үзән районы Акъегет авылында туып үскән Мифтахова Сөмәя Хикмәт кызы 10нчы гыйнвар көнне 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген бер гасырлык олы бәйрәме белән авылдашыбыз Сөмәя әбигә Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатларын тапшырып, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович Акъегет авылы мәчете һәм мәдәният хезмәткәрләре исеменнән, олы хөрмәткә лаек авылдашыбызны Казан шәһәренә барып котлап, бүләкләребезне тапшырып кайттык.

Юбилярыбыз – гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган авылдашыбыз иң өлкән яшьтәге кешеләренең берсе.

Сөмәя әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән хәерле гомердә нык сау-сәламәт булып, алдагы тормышка әлегедәй оптимистик рухта калып, туганнарының һәм якыннарының ышанычлы терәк булуына шатланып, гел шулай матур һәм бәхетле гомер кичерүен телибез!

Сөмәя әбинең сеңлесе, 93 яшьлек Наҗия апа, шулай ук Рузалия апаларда кунакта иде. Наҗия апага сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев