Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шигырь – яшәргә көч бирә

21 февраль Халыкара туган тел көнен ел да зарыгып көтеп алабыз.

Чөнки нәкъ менә бу көнне район һәм шәһәребездә безнең өчен бик тә якын һәм кадерле булган ана телебезне зурлап төрледән-төрле чаралар уздырыла. Һәм без анда катнашуыбыз белән дә бәхетле.


Мулла Иле зыялылар авылы, бик күп галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, тел белгечләре биргән бай төбәк. Шуңа да районкүләм «ТАТАР СҮЗЕ» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесенең дә биредә узуы урынлы дияр идем.

 Шигърияткә гашыйк, үз милләтен яраткан райондашларыбызны берләштерүче, телебезнең аһәңлеген яшь буынга җиткерүче чараны оештыручы Рәзинә Сәйфетдиновага, мәдәният, китапханә хезмәткәрләренә рәхмәттән башка сүз юк. Чынлап та, үзләренең иҗат җимешләрен, шагыйрьләребезнең шигырьләрен шулкадәр илһамланып сөйләүләрен кайдан ишетер идек тә, талантларыбызның шулкадәр күп булуын каян белер идек?! һәм бәйге берәүне дә ялыктырмады, ә киресенчә, берничә сәгать вакытның узганын сизмәдек тә.

Өченче тапкыр уздырылучы бәйгегә быел 50 гариза килгән. Һәм ул өч номинациядә узды: «Танылган татар шагыйрь­ләренең шигъри әсәрләрен уку», «Тау ягы шагыйрь­ләренең шигырьләрен сөйләү», «Үзләре иҗат иткән тезмә әсәрләрне тамашачыга җиткерү».

Якташларыбыз ике секциягә бүленеп эшләде. Миңа исә, үзләре иҗат иткән шигырь сөйләүчеләргә бәя бирергә туры килде.
Үземне кемнеңдер иҗатын бәяләп утырырлык дәрәҗәдә дип санамыйм. Чөнки шигырь язу җиңел эш түгел. Йомшак, нечкә күңелле кешеләрнең генә йөрәгеннән чыккан җанга ятышлы сүзләре энҗе кебек тезелеп, бер рифмага салына һәм алар теләсә кемне уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, шигырь язуның үз кагыйдәләре һәм таләпләре бар. Ә аны тамашачы йөрәгенә үтеп керерлек итеп җиткерә белү өчен сәхнә артисты да, психолог та була белергә кирәк.


Безнең секциядә актив чыгыш ясаган Норлат ханымнарын аерым билгеләп үтәсем килә. Роза Ягудина җитәкчелегендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары – Гөлшат Хәбирова, Гөлсинә Нурмиева, Рәмилә Тимершина, Лилия Сибгатуллинага сок­ланмый мөмкин түгел. Алар һәр эштә актив, бер генә чарадан читтә калмый, хәтта шигырь дә иҗат итәләр икән. Мулла Иле шагыйрәләре Миләүшә Шакирова, Фәридә Нуруллина чыгышларын да йотлыгып тыңладык. Фәридә апа: «Шигырь мине аякка бастырды!» – диде. Чынлап та, иҗат итү кешегә яшәргә көч, рухи азык бирә. Наҗия Хәсәнова якташы Каюм Насыйри иҗатына багышланган шигырен тәкъдим итте. Ул сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытасың. Гомере буе сәхнәдән төшмәгән мәдәният хезмәткәре бит инде ул, дип нәтиҗә ясарга ашык­магыз, дуслар. Менә нәкъ аның кебек сөйләү сәләте сәнгать дөньясында кайнап яшәгән һәркемдә юк.
Ә инде балалар, укучыларны аерым бер ләззәт белән тыңладык. Милли костюмнардан, үз-үзләрен тотышлары, эчтәлекле чыгышлары белән соклану уяттылар. Балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучыларына балаларда милли үзаң тәрбияләүдә зур эш башкарулары өчен рәхмәт. Газиз Сәйфетдиновны аерып әйтмичә булдыра алмыйм. Ул Равил Сәйфетдиновның бик озын «Тугры Тукай» шигырен сәнгатьле итеп сөйләгәндә, зал тын калды. Бер сүз белән әйткәндә, республика күләмендә уздырылучы бәйгеләр җиңүчесе бит ул, Газиз!


Гомумән, бәйге югары дәрәҗәдә узды. Без – жюри әгъзаларына, баш мөхәрриребез Илсөя Садыйкова, мәктәп директоры Фәнис Кәбиров, Мулла Иленең яшь, талантлы шагыйрәсе Рәмилә Майорова, авылның хөрмәтле кешесе Гөлсинә Сәлахиева, Норлатның киң кырлы талант иясе һәм каләм остасы Розалия Ибраһимовага бәя бирүе җиңел булмады.

Шулай да бәйгедән һәркем канәгатьләнү хисе белән, җиңүче грамотасы алып, иң мөһиме, туган телебезнең матурлыгына сок­ланып кайткандыр дип ышанасы килә. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларга авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевның бүләкләре дә тапшырылды. Милләтебезне, моңлы да, нурлы да булган ана телебезне, сәнгатебезне, шигъриятебезне яраткан райондашларны берләштерүче «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе дәвамлы булып, кабат Мулла Иле җирлегендә очрашырга язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев