Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бер гасыр гомер: Рус-мари Кавалы авылында яшәүче Екатерина Федоровага 100 яшь

Екатерина Федорова 1925 елның 1 ноябрендә Рус-мари Кавалы авылында туган.

Ул 4 сыйныфка кадәр үз авылында башлангыч мәктәптә укыган, аннары җәяүләп күрше авылга – 7 чакрым ераклыктагы Шигали авылына укырга йөргән. Бөек Ватан сугышы елларында торф чыгарган, Мари урманнарында фронт өчен утын әзерләгән. Яз көне яртылаш су агып торган землянкаларда яшәгән.

1945 елда «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Дүрт баласы бар: олы кызы Вера – 1955 елда, улы Николай – 1957, кызы Лида – 1962, кызы Людмила – 1967 елда туган.

Хәзерге көндә Екатерина Федорова Рус-мари Кавалы авылында кызы Лида белән яши. Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән Екатерина Павловнаны туган көне белән котлады, аңа нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Без дә әлеге матур котлауларга кушылабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев