Районыбызның күп кенә авыллары кебек үк, Олы Шырданда да Сабан туена традиция буенча бирнә җыйганнар
Шунысы мөһим: аз кешеле авыллар да халкыбызның бу гореф-гадәтеннән читтә калмый, хәлләреннән килгәнчә бәйрәм ясап, кешеләрнең күңелләрен күреп, бертөрле мәшәкать белән узучы көннәргә ямь өстәү өчен тырыша. Афәрин!
- Без дә ел саен татар халкының борынгыдан килгән күренекле бәйрәме Сабан туена җырлап, биеп бүләкләр җыябыз. Бу көнне һәрбер йортның капкасы ачылып, безне шат елмаю белән каршылаган, ихлас күңелдән бүләкләрен тапшырган авылдашларга Аллаһның олы рәхмәтләре яусын! – дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев