Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Осиново бистәсендә танталы рәвештә чишмә ачылды

Төзекләндерелгән бу чишмә Осиново мәчете янында ага.

- Бүген Яшел Үзән районында күп кенә социаль объектлар төзелә: балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, - дип шәрехли ЯҮМР башлыгы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров. – Аллаһка шокер, районыбызда 48 мәчетебез эшләп килә. Яшьләребез җомга намазларына йөри. Бүген исә Осиново бистәсендә мәчет янында яңа чишмә ачылды. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, халкыбыз исеменнән спонсорлар каршында баш иябез.

 

Радик Шәрипов, Илдар Хафизов, Ильяс Гыймадов, Руслан Гущин, Тимур Әхмәтгалиев чишмә төзү һәм төзекләндерү эшләренең инвесторлыары булды.

Игелекле эшегез һәм районыбыз файдасына бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
🙏Чишмәнең исеме дә матур - "Алия чишмәсе". Халкыбызга күп еллар буе хезмәт итсен, суы саекмасын! Без исә аны чистартып торыйк, җәмәгать. Тирә-юнен карап торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев