Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» штабы Олы Ачасыр волонтерларына рәхмәт белдерә

«Өмет» Норлат волонтерлар штабы Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Саттаров Илнур Мансур улына һәм мәчет каршындагы хатын-кызлар волонтерлар төркеменә безнең белән хезмәттәшлек итүләре һәм МХО сугышчыларына зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.

Алар даими рәвештә сохари әзерли, гуманитар ярдәм, акча җыя, маскировка һәм антидрон челтәрләр үрергә ярдәм итү өчен штабка килә. Барысы да ихлас, игелекле, хезмәт сөючәннәр һәм челтәр үрү технологиясенә тиз өйрәнделәр.

Һәм дүшәмбе көнне, 16 мартта, дусларыбыз тукыма сатып алу өчен фронтка ярдәм фондына 12000 сум акча тапшырды.

Илнур Мансуровичка һәм Олы Ачасыр авылыннан искиткеч тыл хезмәтчәннәренә иминлек, нык сәламәтлек, күп изге эшләр телибез!

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев