Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда Авыл көне узды

Уртак бәйрәмебез — Авыл Көне искиткеч гөрләп үтте һәм һәрберебезнең йөрәгендә якты хатирәләр калдырды. Бу бәйрәм көнендә яңа Мәйданыбызда Әзерләнгән 120 утыру урынының барысы да тулысынча биләнгән иде, 325-тән артык кеше җыелды!

Бердәм булып, без искиткеч зур эш башкардык. Һәркемгә чиксез рәхмәтемне белдерәм: кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер үз көче белән булышты — өмәләргә чыкты, чистартты. Мине ишетеп, үз йорт тирәләрен, урамнарын ялт иттереп тәртипкә китергән авылдашларыма аерым рәхмәтемне җиткерәм. Бу чиста, күркәм йортлар яныннан узуы шулкадәр рәхәт һәм күңелле иде! Җыелган акчага без шәп бүләкләр алдык.

Клубыбыз мөдире Наҗия Наил кызына һәм аның дус, бердәм коллективына аерым рәхмәтемне җиткерәм! Алар авылыбызның барлык талантларын бергә туплап, күркәм концерт оештырдылар. Концерт программасы тулысынча үзебезнең җирле артистларыбыз көче белән әзерләнде. 

Кадерлебез Сәвия апа Харуновага аерым рәхмәт — ул үзе генә чыгыш ясап калмады, ә үзенең искиткеч талантлы оныклары белән бергә җырлап барыбызны да сокландырды! Олы рәхмәтебезне Рәдиф абый Шакировка, Ленар Сафиуллинга, Сәрия апага һәм барлык үзебезнең җырчыларыбызга җиткерәбез. Сезнең илаһи тавышларыгыз һәркемнең күңелен кайнар җылытты.

Язучыбыз Ирек абый Сафинга бәйрәмебезгә багышланган искиткеч тирән мәгънәле матур шигыре өчен рәхмәт әйтәбез.
Авылдашыбыз, туган җиребезнең чын патриоты Закиров Ислам Искәндәр улына Авыл Көнен югары дәрәҗәдә үткәрергә зур ярдәм күрсәткәне өчен кайнар рәхмәтемне җиткерәм. 

Милли көрәшебез дә бик матур узды, анда бары тик үзебезнең җирле батырлар һәм авылыбыздан чыккан егетләр генә көч сынашты. 
Талипов Айзатыбыз батыр булып калды. 

Бу бәйрәм тагын бер кат исбатлады: без ничек бердәм һәм тырышып эшли белсәк, шулай бердәм, күңелле һәм матур итеп ял итә дә беләбез икән! Сезгә бердәмлегегез һәм туган җиребезне яратуыгыз өчен Олы рәхмәт!

Ихтирам белән,
Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Ирада Камалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев