Олы Шырдан мәдәният йортында өлкәннәр өчен бию түгәрәге ачылган
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан мәдәният йортында өлкәннәр өчен бию түгәрәге ачылган

Бию — ул искиткеч бер дөнья, ул — эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштерүче күренеш.

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм бүген дә безне матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләрен, эчке халәтен, өметен, ышануын чагылдыручы чара, дисәк тә ялгыш булмастыр аны.

- Мәдәният йортыбызда әле яңа гына урта һәм өлкән буын вәкилләре өчен каткан буыннарыбызны хәрәкәтләндерү һәм тәнебезгә, җаныбызга рухый рәхәтлек алу максатыннан «Линейные танцы» исемле бию түгәрәге ачып җибәрдек, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.


Нет комментариев