Олы Шырдан авылында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара оештырганнар
Халыклар бердәмлеге көне — тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.
Аерылганны — аю, бүленгәнне бүре
Ашар дигән безнең әбиләр.
Бердәм булып, тату яшик, дуслар,
Ашамасын безне «бүреләр».
Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,
Шатлыкларда бергә кайнашыйк.
Нинди генә хәлдә калсак та без,
Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.
Төрле милләт халкы булсак та без
Илебезгә телик тынычлык.
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев