Олы Яке мәдәният йортында «Дуслар җыелган жирдә» дип исемләнгән кичә булып узган
2023 ел Россиядә - Укытучылар һәм остазлар, ә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде.
Шушы уңайдан Олы Яке мәдәният йортында "Дуслар җыелган жирдә" дип исемләнгән кичә булып узган.
-Бәйрәмгә мәдәният йортында, китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне, авылда мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертучеләрне чакырдык. Алар барысы да үзләренең хезмәт елларын сагынып сөйләде, эшләгән вакытта булган кызык, күңелле мизгелләрен искө төшерде. Бәйрәмнең икенче өлеше милли ризыклар тулы мул табын артында дәвам итте. Гармунга үзләренең яшь вакытта башкарган җырларын җырлап утыру бәйрәмебезне тагын да бизәде. Яшьлеккә кайткандай булдык. Мондый күңелле очрашулар һәркемгә кирәк. Бүгенге вакытта бигрәк тә. Дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев