Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыры авылында фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала

Олы Ачасырдагы ФАП ике катлы бинаның икенче катында урнашкан.

Медицина учреждениесе бинасы күптәннән ремонт таләп итә. «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча авыл ФАПы 2023 елга планга кертелгән. Бу эшкә 2 млн 200 мең сумнан артык акча бүлеп биргән.

Бинаның эчке бизәлеше инде башкарылган: эшчеләр идәндәге линолеумны плиткага алмаштырган, стеналарны штукатурлаганнар һәм буяганнар, түшәмне яңартканнар, ишекләрне һәм тәрәзәләрне алмаштырганнар, яңа электр үткәргечләр салганнар, санузелны тулысынча үзгәртеп җиһазландырганнар, су җылыткыч куйганнар.

📝ФАПны Фәния Гыйниятуллина җитәкли. Ярдәм сорап аңа өч торак пункттан - Олы Ачасыр, Кири һәм Бишматман авыллары, барлыгы 414 кеше, мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев