Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы ачасырлылар һәм кече шырданлыларны зур кайгыга салган вакыйга булган

Кызны яшен суга, ул соңгы сулышын ала…

1962 елның 30 маенда булган хәл ике авыл халкын – олы ачасырлылар һәм кече шырданлыларны зур кайгыга сала, тетрәндерә.

Ике авыл гомер-гомергә дус-тату, кыз бирешеп, килен төшерешеп матур яши. Очрашып йөрүче яшьләр – Олы Ачасыр кызы Нурия Фәтхуллина белән Кече Шырдан егете Илфат Хуҗинга да, сокланып, матур язмыш теләүчеләр күп була.

Фаҗига буласы көнне Нурия, поезддан «Шырдан» тукталышында төшеп калып, Олы Ачасырга кайтырга ниятли, ә егете Илфат аны ат белән каршы алырга, Олы Ачасырга озатырга ашыга. Көн бозылып, караңгылана, яшенле яңгыр ява башлый. Казанский чишмәсе ягыннан Олы Ачасырга илтә торган юлдан атны кире борырга да уйлый егет, әмма... Шулвакытта кызны яшен суга, ул соңгы сулышын ала…

Бу хәлне белеп алган авылдашлар Нурияне җиргә дә күпем карый, имеш, яшен кыздан җиргә чыга. Әмма, кызганычка каршы, могҗиза булмый.

Халидә Бәдретдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев