Алып баручы кунакларны чәй тарихы белән таныштырды, кайдан һәм кайчан ул безгә Россиягә килеп эләккән, чәй эчү гадәте ничек барлыкка килүен сөйләде.
- Кунаклар чәй турындагы риваятьләрне дә кызыксынып тыңладылар. Чәй - бик бай даруханә ул. Бу кыйммәтле эчемлекне яраткан һәр кешенең яраткан исе, үзенчәлекле тәме һәм әлбәттә, үз рецепты бар. Чара күтәренке рухта традицион татар чәй эчүе белән тәмамланды, – дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Нет комментариев