Олы Ачасыр мәдәният йортында «Славься Русь, Отчизна моя» дигән патриотик тәрбия сәгате үткәргәннәр
Халыклар бердәмлеге көне - Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ул ел саен илебездә билгеләп үтелә һәм яшь буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә.
- 3 ноябрь көнне Олы Ачасыр мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Славься Русь, Отчизна моя" дигән исем астында патриотик тәрбия сәгате үткәрдек. Әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактлар сөйләдек, балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык һәм мавыктыргыч формада болганчык чорның ерак вакыйгалары, Минин һәм Пожарскийның Россия язмышындагы роле турында сөйләдек. Очрашу барышында балалар картиналарны буядылар, гипс фигураларын буяу буенча мастер-класста катнаштылар, - дип яза Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев