Олы Ачасыр авылында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Балаларны яклау көне белән!.. Дөньяларыбыз имин булсын, балаларыбыз әти-әниләренә терәк булып, кирәк булып миһербанлы, шәфкатьле булып, тигез канат астында үссеннәр!..

Балачак дигән кайгысыз вакытның гүзәллеген тоегыз!.. Ул беркайчан да кабатланмаячак, шуңа күрә ешрак елмаегыз, дусларыгыз белән очрашыгыз, әти-әниләрегез, туганнарыгыз белән бәйрәмнәр оештырыгыз, балачакның кадерен белеп, бәхетле яшәгез!..

- Балаларны яклау көне уңаеннан бик матур бәйрәм оештырдык. Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар. Барлык балаларны да тәм-томнар белән сыйладык, беркем дә бүләксез калмады. Безгә шушы бүләкләрне алуда булышкан өчен мәчет картларына бик зур рәхмәт, – дип яза Олы Ачасыр авылы мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.

 

Фото, видео: Фәния Зыятдинова


Нет комментариев