«Нур» хатын-кызлар волейбол командасы Норлат «Халык фронты» штаб ветеран-волонтерларына ярдәм күрсәтте
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Нур» хатын-кызлар волейбол командасы Норлат «Халык фронты» штаб ветеран-волонтерларына ярдәм күрсәтте

ТР Яшел Үзән муниципаль районы Норлат урта белем бирү мәктәбенең «Нур» хатын-кызлар волейбол командасы үзенең искиткеч җиңүле уеннары белән генә түгел, ә актив волонтерлык эшчәнлеге белән дә дан тота.

Кичә дә команда әгъзалары Норлат «Халык фронты» штаб ветеран-волонтерларына 7 маскировка челтәре ясарга ярдәм итте. Алар әлеге эштә бик теләп һәм тырышып катнашты.

«Нур» волейбол командасы тренеры Әгъләмов Әдил Фәһим улына спортчылар белән берлектә башкарылган патриотик хезмәтләре, ә волейболчыларга аларның ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.


Нет комментариев