Бу көннәрдә Норлаттагы «Өмет» волонтёрлар штабына 35 данә 5 литрлы шешәдәге эчәргә яраклы су китерелде.
Әлеге гуманитар ярдәмне Мулла Иле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы, волонтёр Рамил Садыйков тапшырды.
– Рамил Гадил улына авылдашлары арасында оештыру эшләре алып барганы һәм җыелган ярдәмне Норлатка китергәне өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Мулла Иле авылы халкына битараф булмаганнары һәм фронттагы егетләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт җиткерәбез. Изге эштән читтә калмаган һәркемгә олы рәхмәт! Бердәм булганда гына без көчле! – дип җиткерде Роза Ягудина.
Нет комментариев