Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат өлкәннәренең моңаерга сәбәпләре юк

Ләлә Хаҗипова Президентның өченче грантына ия булды

Президент грантлары фондының быелгы беренче конкурсы тәмамланды. Бәйгегә бөтен Россия­дән коммерцияле булмаган оешмалардан 10615 проект тапшырылган булса, шуларның 1845 коммерцияле булмаган оешма җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасыннан 47 проект финалга чыгып, җиңү яулаган. Алар арасында якташыбыз, бу юлы ул безнең районнан бердәнбер, Ләлә Хаҗипова эше дә бар. «Мәрхәмәтлелек иле» социаль инициативалар үзәге коммерцияле булмаган оешмасы 2018 елдан бирле өченче грантка ия булды.
Ләлә Хаҗипованың барлык проектлары да Норлат авылы пенсионерлары тормышын җанлырак, файдалырак итәргә, 2015 елда оештырылган «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте­­ эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.

– Һәр проект җиңел генә бирелми, моның өчен кайвакытта берничә ай вакыт кирәк була. Хәтта, башка килгән фикерләрне, идеяләрне төн уртасында торып та язып куйган чакларым булды. Шуңа да бу грантны оту бик сирәкләргә генә татый. Мәсәлән, 2022 елда Президент грантлары фонды хуплаган «Кунакчыл Норлат» проекты кысаларында авылыбыз пенсионерлары декупаж техникасы белән эшләнмәләр ясарга, милли ризыклар – кош теле белән чәк-чәк пешерергә, бәйрәм өстәле әзерләргә, милли баш киемнәре тегәргә өйрәнде. Бу күнекмәләр авылга килгән туристларны каршы алганда да ярап куйды. Чөнки Норлатта авыл туризмын үстерү тенденциясе саклана. Өлкәннәр үз тәҗрибәләре һәм осталык­ларын яшьләр белән дә уртаклашыр­га әзер. Киң күңелле авылдашларыбыз мондый белемнәрнең барлык укучылар өчен дә файдалы булуын яхшы аңлый. Шулай итеп, «Әбием мәктәбе: Норлат авылы пенсионерлары тарафыннан мөстәкыйль тормыш өчен практик һәм танып белү күнекмәләрен формалаштыру» проекты барлыкка килде,дип сөйли Ләлә Хаҗипова.


Мәсәлән, «Хуҗабикә» сыйныфында лаеклы ялда булучы апаларыбыз балаларны өй эшләрен башкарырга, камыр ризык­лары пешерергә, бәйрәм өстәле әзерләргә, яшелчә һәм җиләк-җимештән банкалар ябарга өйрәтәчәк. «Оста куллар» түгәрәгендә укучылар эшләнмәләрне декупаж техникасы белән бизи ала. Өлкәннәр шулай аш-су бүлмәсендәге такталарны, ваза һәм башка әйберләрен бизәп, якыннарына бүләк иткән. Моннан тыш, тегү, бәйләү дәресләре дә эшләячәк.


– «Чәчәкле җәннәт» классына исә без зур өметләр баглыйбыз. Чөнки планнарыбыз бихисап. Монда экология өлкәсендә агарту һәм агитация эше алып бару, авылда мәктәп укучылары – волонтерлар һәм халык белән яшел зоналар булдыру күздә тотыла. Укучылардан торган волонтерлар төркемен оештырабыз, алар пенсионерлар белән бергә чәчәк түтәлләрен һәм куакларны даими караячак. Проектта катнашучылар тарафыннан үзәк мәйданнарда чәчәкләр, куаклар утыртып, авылны ямьләндерү төп максатыбыз. Проектта катнашучылар белән Казанга Идел-Кама дендрариена баруы планлаштырыла. Шулай итеп, укучыларның экологик проблемаларга һәм төбәкнең табигатенә, аның үсемлекләренә карата кызыксынуларын һәм белемнәрен арттырасыбыз килә. Эш тәҗрибәбез белән уртак­лашу һәм пенсионерларның эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, тирә-күрше авыл җирлекләрен дә җәлеп итеп, «Осталар аланы» фестивален оештыру күздә тотыла, анда уку процессында башкарылган эшләрдән күргәзмә оештырылачак, бәйрәмнең барлык кунак­лары өчен мастер-класс­лар да узачак. Проектны гамәлгә ашыру республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында һәм көн саен социаль челтәрләрдә яктыртылачак. Әлеге проект озак вакытка исәпләнгән, кайбер балаларны укытачакбыз, аларга алмашка икенчеләре киләчәк. Минем хыялым – районның барлык пенсионерларының тормышын тагын да кызыклырак итү. Һәр көннән ямь табып, канәгатьләнү хисе алып яшәсеннәр иде. Лаеклы ялда булу – ул әле моңаеп утыру дигән сүз түгел. Чөнки барысы да үзебезнең кулда! Ничек яшәвебез бары үзебездән тора, – дип планнары белән уртаклаша Ләлә Хаҗипова.


Тынгысыз, тик утыруның нәрсә икәнен белмәгән Ләлә ханыма бары сокланырга һәм үрнәк алырга гына кала. Норлат авылы «Яшь йөрәкләр» җәмгыяте әгъзаларының боегып утырырга һич кенә дә вакытлары юк. Алар гел эзләнүдә, белемнәрен күтәрүдә, яңа һөнәр үзләштерүдә һәм белгәннәрен башкаларга да җиткерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт куялар.

Киләчәктә дә яшибез әле, дип, гөрләп гомер кичерергә язсын, алдыгызга куйган барлык максатларыгыз тормышка ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев