Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында уңган-булган хуҗабикәләр әзерлиләр

Игелекле Йортыбызда (Добрый Дом) балалар безне сәләтләре белән гаҗәпләндерергә тырыша.

Егет-кызларыбыз аш-су дәресләренә яратып йөри. Балалар еш кына тәрбиячеләр белән кичке аш әзерли, әле бәрәңге белән ит кыздыралар, әле хуш исле камыр ризыклары пешерәләр, тәмле салатлар ясыйлар.

Бу юлы тәрбиячеләр балаларны бисквит рулетлары әзерләргә өйрәтте. Десерт бик тәмле килеп чыкты, чөнки балалар бар тырышлыгын, бар җылысын биреп әзерләделәр аны. "Хуҗабикә" бүлмәсен кызлар гына түгел, хәтта малайлар да ярата, кызлардан калышмаска тырыша. 

Кулинария дәресләре балаларга пешерү күнекмәләрен үстерергә, сәламәт азык гадәтләрен формалаштырырга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев