Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында «Көзге микс» конкурс-күргәзмәсе узды

Норлат балалар йортында көзге эшләнмәләр белән «Көзге микс» конкурс-күргәзмәсе узды.

Балалар, тәрбиячеләр белән берлектә, төрле алымнар һәм ысуллар кулланып, оригиналь эшләнмәләр әзерләде. Җиләк-җимеш, яшелчә, күркә, көзге яфраклар, чәчәкләр һәм табигый материалларның башка төрләреннән эшләнмәләр тәкъдим ителде. Барлык эшләр дә бик матур һәм уникаль иде. Бәйгедә катнашучыларның фантазияләре һәм иҗади сәләтләре гаҗәпләндерде.

Тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләрнең уртак эше гаилә кыйммәтләрен үстерүгә уңай йогынты ясый, тәрбияләнүчеләрне берләштерергә булыша, балаларны мәдәни кыйммәтләргә якынайта, балаларда сәнгатькә һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияли. Барлык балалар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар һәм Грамоталар, бүләкләр алдылар, ә тәрбиячеләр балаларны күргәзмәдә катнашуга әзерләүдә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хатларына ия булды.

– Әлеге бәйгедә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев