Норлат балалар йорты тәрбияләнүчесе яшь талантлар бәйрәме - «МастерОк» конкурсында җиңү яулады
23 апрель көнне «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «БАЛАЧАКНЫ КАЙТАРЫРГА» (ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО) округ фестивале кысаларында «МастерОк» гамәли иҗат конкурсының региональ этабы булып үтте.
Бу чара — чын сәнгать бәйрәме! Быел да ул иң оста, тырыш балаларны бергә җыйды. Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр сынатмадылар, үзләренең алтын куллы булуларын тагын бер кат исбатладылар.
Безнең каһарманнарыбыз — Даниил Богданов һәм Степан Фомичев.
Егетләр холодная ковка техникасында искиткеч эшләр тәкъдим иттеләр:
«Кофе өстәле»
«Хәтер розлары»
Аеруча «Хәтер розлары» композициясе күңелләрне тетрәндерде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган Норлат балалар йорты егетләренә багышланган. Бу — безнең якташларыбызга, каһарманнарга күрсәтелгән зур хөрмәт билгесе.
Егетләрне шундый зур уңышка остазлары — Фирдүс һәм Роза Кашаповлар әзерләде. Аларның һөнәри осталыгы һәм ярдәме нәтиҗәсендә егетләребез югары дәрәҗәдә чыгыш ясады.
Котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз!
Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев