Норлат авылында ирле-хатынлы парларны «алтын туй»лары белән котладылар
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров Гарифуллиннар һәм Салаватуллиннар гаиләсенә барып, һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Гарифуллиннар гаиләсендә Искәндәр Габдрахим улы күп еллар Норлат мәктәбендә шофер булып, ә хатыны Миләүшә Шәйхулла кызы даруханәдә упаковщик булып эшли. Алар бергәләп ул һәм кыз үстерәләр.
Әнвәр Сафиулла улы һәм Хәбирә Ярхәм кызы Салаватуллиннар күп еллар Норлат совхозында терлекчелек һәм бакчачылыкта эшлиләр, ике кыз һәм бер ул тәрбиялиләр.
Һәр гаиләгә ныклы сәламәтлек, пар канатлы озын гомерләр һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев